Татарстан мөфтие Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты
"Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз", - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Магнитогорскида йорт шартлау нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын фаҗигале төстә югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашам. Без аларның хәсрәтенә көенәбез һәм Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, әлеге һәлакәтне күтәрергә ныклык бирүен сорыйбыз", диелгән әлеге текстта.
"Бөек Раббыбыз дөньядан үтүчеләргә Үзенең рәхмәтен, ә зыян күрүчеләргә шифасын насыйп әйләсен. "Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз", - дигән Камил хәзрәт.
31 декабрьдә Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 1973 елда төзелгән 10 катлы панель йортның бер подъезды җимерелде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/01/178153/
Фото: https://tatar-inform.tatar архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев