Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Европаны бал белән тәэмин итәчәк

Балның 20 тонна күләмендәге беренче партиясен бу елның май аенда җибәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы беренче тапкыр Европа илләренә балны даими рәвештә күпләп сатучы булырга планлаштыра.

20 тонна күләмендәге старт партиясе быел май аенда ук Венгриядә бал җитештерүчеләрнең берсе ярдәмендә экспортланырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Венгриядәге вәкиле Рузалия Денисова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән берлектә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ярдәме белән без республика умартачыларына, ниһаять, Европа базарына чыгу мөмкинлеген тудырабыз. Анда Венгрия булган җирдә, теләсә кайсы очракта да, Германия,  Австрия, Франция янәшә. Венгриянең әлеге компаниясе 40 илгә продукция җибәрә. Балны фасовкалау Германиядә була», - дип сөйләде Рузалия Денисова. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/18-03-2021/tatarstan-evropany-bal-bel-n-t-emin-it-ch-k-5813702

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев