Татар Томбарлысы авылында үзара салым акчалары буенча хисап булды
2025 елда Татар Томбарлысы авылында халыктан 109 мең 200 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге акчалар республика программасы ярдәмендә 546 мең сумны тәшкил иткән.
Авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева сүзләренчә, үзара салым акчаларының 96 мең сумына Совет урамында, мәктәп тыкрыгындагы чокырларга вак таш һәм гравий җәелгән. Зират тирәсен карап-чистартып тору өчен 75 мең сумлык кирәкле эш кораллары, инструмент алынган. Кар чистарту, ягулык, трактористка хезмәт хакы – барысына бергә 250 мең сум акча тотылган. Авылга керү юлындагы зур чаган агачларын төпләп алу һәм яңа агач үсентеләре утыртуга 96 мең сум сарыф ителгән, 29 мең сумга банерлар яңартылган.
2026 елда да Татар Томбарлысы авылында яшәүчеләр һәр кеше башына 350 сум күләмендә үзара салым җыюга килешкәннәр. Булачак акчаларга Гагарин, Совет урамнары чокырларына, тагын ике тыкрыкка вак таш салу, тракторга ягулык, запас частьләр алу, тракторчыга хезмәт хакы түләү, кар чистарту, үләннәрне чабу кебек эшләрне башкаруга тотылачак.
– Бүгенге көндә үзара салым акчалары җыела башлады инде, – дип сөйләде Айгөл Минәҗева. – Авыл халкы аның мөһимлеген, кирәклеген, отышлы программа икәнен аңлый. Авылдан чыгып читтә яшәүчеләр дә активрак булса, зуррак эшләр башкарырга мөмкинлек булыр иде.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев