Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылына илтүче юл буйларында зур өмә ясадылар

Язгы өмәләр авыл җирлекләрендә дә дәвам итә. Шундый өмәләрнең чираттагысы Татар Томбарлысы авылында да булды. Өмәдә катнашучылар авыл эчендә генә түгел, авылны шәһәр белән тоташтыручы автомобиль юлы буйлап та җыештыру эшләрен оештырылды.

Ел әйләнәсе җәмгыять эшләрендә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә эшләүчеләре актив катнаша. Язгы өмәләр дә бергәләп тормышка ашырыла.

– Ел саен өмәләргә чыгабыз. Мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре авылны чиста тотуда үзләрен бурычлы кебек хис итәләр минем уйлавымча, – дип сөйләде клуб директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Кар эри башлау белән өмәләр оештыра башлыйбыз. Баулы белән авыл арасындагы автомобиль юлы буйлап та җыештырып чыгабыз. Нинди генә чүп-чар җыештырырга туры килми.

Айгөл Нәүрүзбаева сүзләренчә, башкаларның хезмәтен хөрмәт итмәүчеләр дә бар. Андыйлар пакет белән чүпләрен юл буенда калдырып китүдән дә кыенсынып тормый.

– Андый кешеләрне берничек тә аклап булмый, аңламыйм да! Югыйсә, чүп җыю машинасы да авылга килеп, йөреп тора, – ди ул. – Авылыбызны яратабыз, чиста булуын телибез. Җыештыруга кагылышлы мондый эшләрне мин үзем шәхсән бурычым кебек итеп кабул итәм. Халыкка да җиткерәсе иде, бердәмрәк булып чыксак, тагын да яхшырак булыр иде. Никадәр табигатебезне саклап, яклап торабыз, ул да безгә рәхмәтле булачак бит. Чиста туган җир туфрагы безне туендыра, чишмәләрнең саф сулары безне яшәтә. Без үзебездән соң балаларга да чиста яшәү шартлары калдырарга тиеш.

Фото: Татар Томбарлысы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев