Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылы халкы зиратта өмә үткәрде

Татар Томбарлысы авылында, олысы-кечесе бердәм булып, авыл зиратына өмәгә чыкты.

Өмәчеләр чүп-чар җыештыру белән беррәттән, булачак коймалау эшләрен дә башлап җибәрделәр.

– Зиратның бер ягының коймасы бик искергән иде, ул агачтан сугып ясалган. Быел үзара салым акчалары хисабына койма куячакбыз, – дип аңлатты Татар Томбарлысы авыл җирлеге сәркатибе Айгөл Миназова. – Шуңа күрә, андагы зур булып үскән агачларны кисеп, авыр техника ярдәмендә төпләрен дә алдык, иске коймасын сүттек. Тиздән уртак көчләр белән анда да профнастил материалдан койма булачак. Баганалар утыртылды. Гомумән, өмәдә бик күп эш башкарылды, вак агачларны да чистарттык, узган елгы биек булып үскән корыган үләннәрне чистарттык.

Өмәчеләр арасында яшьләр, хәтта балалар да сынатмаган. Алар арасында унөч яшьлек Солтан Моратхуҗин да зурлар белән беррәттән эшләгән. Ул әтисе Айдар белән әлеге изге эшкә килгән. Шулай ук Мөхәммәт Җиһаншин да әтисе Алик белән бергә килеп, үз өлешен керткән.

Авыл җирлеге мәгълүматларына караганда, зиратта башланган өмә әле алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

 

 

 

Фото: Татар Томбарлысы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев