Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар матбугатын бергәләп саклыйк

“Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире сүзе

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән истә калган 2023 ел ахырына якынлашты. 2024 ел барыбыз өчен дә уңышлы булыр, туксан елдан артык күркәм тарихка ия “Хезмәткә дан” газетасы үзенең язылучыларын киләсе елда да саклап калыр, дип ышанасы килә.
Быелгы абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Баулы районы газеталарына язылучылар саны 12 процентка артты, бу безнең өчен күңелләрне җылытырлык зур казаныш.
2024 елда да “Хезмәткә дан”ның һәр яңа саны изге җомга көннәрендә дөнья күрәчәк. Әлбәттә инде, редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету юнәлешендә бүгеннән үк планнар кора, укучыларыбызны кызыксындырган темаларны яктырту юлларын эзли, кызыклы сәхифәләр булдыру турында уйлана. Шулай ук без сездән – яраткан абунәчеләребездән дә теләк-тәкъдимнәр көтеп калабыз. Әйләнә-тирәбездә никадәрле яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында безгә языгыз, шалтыратыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән.
Кадерле укучыларыбыз! Кышкы озын кичләрдә, йомшак кәнәфиләргә сыенып, рәхәтләнеп, тәмләп уку ниятеннән безнең басманы сайлаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.  Сез үзебезнең газетага күбрәк язылган саен, телебезнең, татар вакытлы матбугатының саклануына ышаныч арта. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиеш. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үсеш алуга карамастан, “Хезмәткә дан” үз югарылыгын югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр, дип ышанам.
Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Барлык авырлыклар артта калсын, имин еллар килсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев