Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызының талантлы егете сынатмый

Баулы районы талантлы кешеләргә бай. Моның шулай икәнен Татар Кандызы авылы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Айрат Хөсәенов та дәлилләп күрсәтте. Ул үзенең иҗатташ дуслары белән якын-тирә авылларда концертлар оештырды.

Айрат Хөсәенов кебек яшь талантлар авыл мәдәният йортлары өчен чын “табыш” булып тора. Ел әйләнәсе төрле бәйгеләр, бәйрәм чараларында авыл данын гына түгел, район данын да республика күләмендә яклый ул.

– Әйе, ел буе без үз йөзебезне, авыл һәм район исемнәрен аклыйбыз. Барлык төр конкурсларда катнашырга тырышабыз һәм катнашабыз. Аларга авылыбызның үзешчәннәрен, мәктәп укучыларын да җәлеп итәбез, – дип сөйләде Айрат Хөсәенов. – Ә шәхсән үземнең чыгышларым турында әйтсәм, мин инде бер- ике ел элек үз концертларым белән чыгыш ясау турында уйлана башлаган идем. Ул бик җаваплы хезмәт. Тамашачы алдына чыгып басасың икән, аның һәр минутын, секундын уйлап эш итә белергә кирәк.

– Айрат һәрвакыт тамашачыны үзенә карата белә, татар телендә чиста, матур итеп сөйләшә ала, җырлый, – дип үз фикерләре белән уртаклашты район мәдәният йортының үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Лилия Мифтахетдинова. – Шуңа күрә бәйрәм чараларына да без аны еш кына алып баручы итеп чакырабыз. Соңгы елларда телевизион бәйгеләрдә катнашуы сөенечле. Үзе дә һәрвакыт һөнәри үсештә, уңышлары – үз өстендә эшләвендә. Концерты да бер сулышта, җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Уңышлар аңа.

Айрат Хөсәенов сүзләренчә, аның әле эшләнеп бетмәгән, чыгышлар вакытында уйланмаган мизгелләре күп.

– Ниндидер эшләнеп бетмәгән, искә алынмаган очраклар күп икәнлеге ачыкланды, – ди Айрат. – Ә болай концертлар оешкан төстә үтте дип уйлыйм мин. Әлбәттә, йөзләгән, меңләгән тамашачы турында уйларга иртәрәк. Әмма минем чыгышларымны көтеп алган берничә дистә тамашачы бар икән, бүген мин шуңа канәгать, рәхмәтлемен. Әле планнарым, үз алдыма куйган бурычларым байтак. Мәсәлән, Исергәп авылында яшәүче Камил абый Шәмсуаров белән уртак иҗат җимешебез – бер җырыбыз бар. Танылган җырчылардан алган матур җырларым бар. Алар өстендә эшлим. Гомумән, мин бүген илһамланып, дәртләнеп алга таба иҗат итәр өчен “чирканчык” алдым дип әйтә алам.

Автор фотосурәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев