Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызында гитарада уйнарга өйрәтү буенча мастер-класслар үтә

Бүгенге көндә шәһәр җирендә дә, авылларда да мәктәп укучылары өчен сәләтләрен үстерүгә төрле мөмкинлекләр ачык. Мәктәпләрдә генә түгел, мәдәният йортларында да өстәмә шөгыльләнергә була. Шундый дәресләр Татар Кандызы авылы мәдәният йортында да алып барыла. Мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов гитарада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бу сүзләрне Татар Кандызы авылы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәеновка атап әйтсәң дә була. Ул – нәфис сүз остасы, җырчы, үз авылларында гына түгел, район чараларында алыштыргысыз алып баручы. Ә соңгы елларда райондашлар өчен тагын бер сәләтен ачты. Ул оста итеп гитарада да уйный икән. 

– Мин гитарада кечкенәдән уйнарга өйрәндем. Авылдагы егетләрнең, үземнең абыйларның уйнаганнарын карап тора идем. Шулай итеп, әкренләп өйрәндем, – дип сөйләде Айрат Хөсәенов. – Беренче гитарамны унынчы класста укыганда әни бүләк итте. Аннары әкренләп энем Ленар да уйнарга өйрәнде.

Уен коралында оста уйнаган Айрат Хөсәенов көйләр дә иҗат итә. Бүгенге көндә аның дистәләгән үзе язган җыры бар. Шуларның икесен ул сәхнәдән үз тамашачысына ишеттергән дә.

– Көйне язу бер хәл, аны дөньяга чыгару авыррак, барысы да акчага терәлеп кала, – ди ул. – Әмма туктап калырга җыенмыйм, тиздән аларны да халык хозурына чыгарырга исәп бар.

Үзе белгән һөнәрне башкаларга өйрәтү дә күркәм гамәл. Шуңа Айрат Хөсәенов теләге булган яшүсмерләр өчен гитарада уйнарга өйрәнү буенча мастер-класслар үткәрә.

– Уен коралында уйнау беркайчан да комачау итми, – ди остаз. – Егетләр белән аккордлар өйрәнәбез. Алар арасында җиденче сыйныфта укучы Илдан да бар. Ул бик сәләтле егет. Гитарада да уйный, баян белән дә кызыксына. Мин аларга һәрвакыт: “Вакытыгыз була икән, мәдәният йортына килегез, иркенләп өйрәнегез”, – диям. Элек бабайларыбыз, әтиләребез кебек кара мунчаларга барып, төннәр буе гармун-баянда өйрәнеп утырырга кирәкми бит.(көлә) Гармунчы-баянчылар арасында андый “мәктәпне” узучылар да шактый икәнлеген беләм. Ә бүген җылы, якты мәдәният йортлары һәр авылда эшләп тора. Сәләтле яшьләр дә күп, аларга дөрес белем һәм юнәлеш кенә бирергә кирәк.

Айрат Хөсәенов сүзләренчә, бүгенге көндә яшьләргә бөтен мөмкинлекләр ачык, теләк кенә кирәк. Ә теләге булган кеше һичшиксез аңа ирешәчәк!

Фото: Татар Кандызы авылы мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев