Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызында Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар

Россиялеләр, шул исәптән Баулы районы авылларында да Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә кушыла. 27 июль көненә билгеләнгән акциянең символы – кәгазьдән ясалган күгәрченнәр, ак чәчәкләр, шарлар. Татар Кандызы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле “Ак калфак” оешмасы үткәргән чара да эчтәлекле булды.

Акция дистәләгән баланы җыйды. Чара Татар Кандызы авылының һәйкәле янында оештырылды. Малайлар һәм кызлар Луиза Шакирова җитәкчелегендә мастер- класста булдылар. Алар дус һәм тату гына тиз арада ак кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар.

–Әлеге чараны ел саен үткәрәбез. Балалар үзләре теләп катнашалар, – дип сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова. – Алар хәтта үзләре белән һәйкәлгә салыр өчен шәмнәр, чәчәкләр, йомшак уенчыклар, шарлар да алып киләләр. Бу юлы да балалар әлеге датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдык, дуслык, бердәмлек, тынычлык теләп асфальтка рәсемнәр дә ясадылар.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чарада шәһәрдән кунакка кайткан балалар да күп катнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев