Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы халык театры кабат сәхнәдә

Татар Кандызы мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы Ләбиб Леронның “Иман” дип исемләнгән ике пәрдәле драмасын сәхнәләштереп халык хозурына тәкъдим итте.

Чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үтте.

– Татар Кандызы мәдәният йорты каршында театр коллективы 1959 елдан бирле актив эшләп килә, – дип сөйләде мәдәният йортында режиссер булып эшләүче Луиза Шакирова. – Ә халык театры исеменә 1992 нче елда лаек булдык. Үзешчән артистларыбыз ел саен яңа сәхнә әсәре белән үз тамашачысын сөендереп тора.

Артистлар сүзләренчә, халык сәхнә әсәрләрен көтеп ала, күпләп киләләр һәм бик җылы каршы алалар. Быел төп рольне мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов башкарган. Әсәрдә, ил каршындагы бурычын утәп, кырык ел гомерен чит илләрдә яшәп үткәргән кешенең язмышы чагыла. Ул туган җиренә кайта, авылдашларының язмышын үз язмышы буларак кабул итә һәм иманга кайтуы сүрәтләнә.

Фото: Луиза Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев