Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар Кандызы укытучысы Рәмзия Вәлиуллина: “Укытучы һәр җирдә активлык күрсәтә”

2023 ел укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан без шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар, остазлар хакында язмаларыбызны дәвам итәбез. Аның чираттагысы Татар Кандызы авылы мәктәбендә эшләүче Рәмзия Хәмзә кызы Вәлиуллина.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүенә дә кырык елга якын. Татар Кандызы авылы мәктәбендә математика, физика кебек төп фәннәрне укытучы Рәмзия Хәмзә кызы 1963 елда шушы авылда туып-үскән. Кандыз мәктәбендә унъеллык мәктәптә укыган. Аннары Алабуга педагогия институтына укырга кереп, 1985 елда аны уңышлы тәмамлый һәм юллама белән туган авылы мәктәбенә эшкә килә. 
– Кандызда яңа мәктәп төзелгәнгә дә бер генә ел иде әле. Эшләр бик күп иде. 200 дән артык бала иде ул вакытта. Һәр класста 23-25 әр бала. Асия Вильдановна кул астында эшли башладым, – дип искә төшерде мәктәпкә эшкә кайткан елларын Рәмзия Хәмзовна. – Ул вакытта коллективыбыз да зур иде. Егермедән артык укытучы идек, математика укытучылары гына да өчәү идек. Мин ул вакытта бары тик физика, астрономия, черчение фәннәрен генә укыта идем. Соңрак 1998 елдан география фәнен укыта башладым. Аннары математиканы бирделәр. Бүгенге көндә физика, математика фәннәрен мин укытам. 
Укытучы сүзләренчә, мәктәп эше күп булса да, элекке вакытлар сагындыра. Ул чорларда укытучы һәр эштә башлап йөрүче, әйдәүче, актив булган.
– Без эшли башлаган вакытта пионерия, комсомол оешмасының бик нык гөрләп эшләгән вакыты иде. Мәктәптә узган бөтен чаралар да шул оешмалар белән бәйләп алып барыла иде, – дип сөйли ул. – Укытучыларның эше искиткеч күп иде. Совхоздагы эшләргә дә актив йөри идек. Шулай ук тимурчылык юнәлеше бар иде,  балалар әби-бабайларга ярдәм итеп йөри иде. Мәсәлән, ярты класс шефлыкка фермаларга бара иде. Нинди генә эш килеп чыкса да – бәрәңге алумы, кәбестә җыюмы, чөгендер утаумы, ындыр табагында кар көрәргәме, бәрәңге күзәнәге ярумы – менә шуларның барысын да укытучылар һәм укучылар актив йөрде. Аның өстенә укытучылар – агитатор иде. Нинди чара үтсә дә, укытучылар халыкка аңлату эше белән чыга иде, халыкны өйрәтеп, эшкә өндәп йөри иде. Клуб эшендә дә катнашырга тиеш идек. Авылларда концертлар куеп йөрергә дә туры килде. Шундый эшләр белән, мәктәп эше үрелеп барып, бик күңелле эшли идек. Пионер, комсомол оешмалары беткәч, яңа төрле эш формалары табылды. Таләпләр дә бераз үзгәрде. Ләкин укуга караш, белем бирүгә караш минем фикеремчә, кимеде. Күрсәтмә эшләр, күрсәтмә таләпләрне үтәү кирәк була башлады. Компьютер, телефоннар барлыкка килү белән балаларның белем тирәнлеге кимеде.  
Ни өчен Рәмзия Вәлиуллина нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлаган? Хезмәттәшләре, укучылары фикере хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев