Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы мәктәбе укучыларын яңарып каршы алды

Бүген Татар Кандызы авылы мәктәбе дә үзенең укучыларын яңарып каршы алды. Быел мәктәптә 54 укучы бала белем алачак.

Татар Кандызы мәктәбе 1984 нче елда төзеп, кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Быел мәктәп бәйгедә катнашып, “Татнефть”нең хәйрия грантына ия булды һәм җиде миллион сум күләмендә акча белән бүләкләнде. Шул акчалар хисабына химия, биология, физика һәм информатика кабинетлары төзекләндерелде.

– Укучылар килүгә кабинетлар әзер булуына үзебез дә чиксез шат, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Хәлиуллина. – Сыйныф бүлмәләре чиста, якты, матур. Бүген белем бәйрәменә җыелган укучылар бүлмәләрне сөенә-сөенә карап йөрделәр.

– Бүген балачак, мәктәп еллары искә төште. Мин дә бит шушы мәктәптә 1988нче елдан алып 1999нчы елга кадәр белем алдым. 11 нче сыйныфтан соң Бөгелмә шәһәрендә колледжда, соңрак Казан шәһәрендә аграр университетны читтән торып тәмамладым, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – Без укыган вакытта сыйныфларда 10-15 бала иде. Хәзер укучылар азрак. Мәктәп бүгенге көндә бик матур! Укучыларга белем алу өчен барлык шартлар да бар. Компьютер классын гына карасаң да...ә без укыганда бөтен мәктәпкә берничә генә компьютер иде. Анысын да без өлкән классларда укыганда кайтарганнары истә. Ә хәзер парталар яңа, проекторлар куелган, лаботатор эшләр өчен җиһазлар, тәҗрибә ясар мөмкинлекләр күп.

Быел Татар Кандызы мәктәбенең беренче сыйныфына өч укучы бала килгән.

Фото: Кандыз мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев