Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы мәктәбе укучылары Кыш бабайны көтәләр

Тиздән балаларның да, өлкәннәрнең дә көтеп алган тылсымлы бәйрәме – Яңа ел җитә. Әлеге бәйрәмне каршы алыр өчен әзерлек эшләре дә алдан ук башлана. Татар Кандызының башлангыч сыйныфлары укучылары яңа ел бизәкләре ясау буенча сыйныфтан тыш чарада булдылар.

Кыш бабай кайда туган? Яңа ел кайчан башлана? Кыш бабайга төрле телләрдә ничек дәшәләр? Тәрәзәгә кем бизәкләр “ясый”? Шушы сорауларның барсына да башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Нургалиева белән укучылар җавап эзләделәр. 
Дәрестән соң чара укучыларның кәгазьдән кар бөртекләре ясавы белән дәвам итте. Кар бөртеге дә гади генә түгел, аның һәр очында кыш бабайны күрергә була.
– Мине ел саен кыш бабайга хат язам. Аңа ышанам, – дип сөйләде башлангыч сыйныфта укучы Илмир Шәрифуллин. – Бәйрәмгә кар бөртеге, бизәк ясыйм. Аларны яңа ел чыршысына эләчәкбез. 
– Кыш бабай ел саен мин сораган бүләкләрне алып килә. Шуңа күрә мин аңа ышанам да. Быел мин уенчык машина сорадым, – дип сөйләде Ринас Талипов. – Бүгенге дәрестә тәрәзәгә ябыштырып куяр өчен бизәк ясадым. 
– Кыш бабайга хат язмадым әле. Уйлыйм. Нәрсә сорарга белмим, – чын күңелдән борчылып Камилә Әхтәмова. – Хатны мин ел саен үзем генә язам.
Дәрес азагында укучылар кыш, Кыш бабай турында булган шигырьләрне дә искә төшерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев