Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызы авылындагы кар сыннары авылга ямь бирә

Яңа ел – урамда, яңа ел – өйләрдә, күңелләрдә һәм ишегалларында. Моның шулай икәне Татар Кандызы авылына килеп керү белән дә күзгә ташлана.

Рүзилә һәм Миргазиян Фәрраховлар быел Яңа ел килүне алдан әзерләнеп көтәргә уйлаганнар. Алар, йортлары каршына урамга кардан Кыш бабай, Кар кызы һәм киләсе ел символы булган Үгезнең сыннарын ясап, буяп куйганнар.

– Быел бер ял көнендә балалар, оныкларыбыз белән бергә җыелып чыгып, шундый кар сыннары ясап куйдык әле, – ди хуҗабикә Рүзилә Фәррахова. – Минемчә, бик матур килеп чыкты. Бөтен урамга ямь биреп тора. Кич җитсә, урамның теге ягында яшәүче яше-карты бу тирәләрне махсус урап китә. Чыршыны кабызмаган булсак, кабызып куюны сорыйлар. Күрәсең, халыкның бәйрәм рухын алданрак тоясы килә.

Фәрраховларның бакчаларында моннан ун-унике ел утырткан чыршы агачлары да байтак озын булып үскән. Алар аны да урынында ук бизәп куярга уйлаганнар.

Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Миргазиян абый гомере буена тракторда, ә Рүзилә ханым озак еллар фермада савымчы булып эшләгән. Тормышның матурлыгын, бәхетне дә алар гади генә көндәлек көнкүрештә күңел күзе аша күреп өйрәнгән. Шуны башкаларга да өләшәләр.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев