Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы авылында “Карга боткасы” пешерделәр

Татар Кандызы авылы мәдәният йорты, җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә, “Карга боткасы” бәйрәме үткәргән. Чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары килгән.

Татар Кандызы авылы мәдәният йорты, җирле “Ак калфак”лар белән тыгыз элемтәдә булып, бик күп чараларны һәм проектларны тормышка ашыралар. Замана белән бергә атлап, халкыбызның борынгы традицияләрен, гореф-гадәт һәм йолаларын да төрле чаралар аша үсеп килүче яшь буынга оста итеп тапшырып баралар. “Карга боткасы” бәйрәме –  шундый чараларның берсе.

“Без ел саен “Карга боткасын” көннәр җылынгач кына пешерәбез, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә мәдәният йортында халык театры режиссеры булып эшләүче Луиза Шакирова. – Балалар белән бергәләп урамда йөреп, йорт саен төрле ярмалар, чәйгә тәм-том, йомырка җыеп чыгабыз. Беләсезме, кемгә генә керсәк тә, авылыбыз кешеләренең һәрберсе балаларны сөенеп каршы ала, тәмле-тәмле әйберләр биреп чыгаралар. Борынгы йола буенча, без һәр йортка такмаклар әйтеп килеп керәбез:

“Исәнме түтәй,

Бир безгә бер күкәй.

Безгә бирсәң бер күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй!” Шулай урам әйләнеп киләбез. Балалар мәдәният йорты тирәсенә җыелганда, инде боткабыз пешкән, чәебез кайнаган була.

Луиза Шакирова сүзләренчә, балалар җыелып беткәч, оештыручылар борынгы бәйрәм – “Карга боткасы”ның тарихын да сөйлиләр, онытылып бара торган төрле хәрәкәтле уеннарны уйныйлар.

– Ботка пешеп чыккач, йоланың иң мәгънәле өлешен тормышка ашырабыз, – дип аңлатты Луиза Шакирова. – Ботканың беренче кашыгын без, игеннәр мул булып уңсын өчен, Җир-Анага дип атап, җиргә сибәбез. Икенче кашык ботка – кошларга, өченче кашык җил-яңгырлар вакытында булсын өчен, кояш балкып торсын һәм күкләребез тыныч булсын өчен – Күк-Анага бирәбез. Аннары балаларны сыйлыйбыз. Төрле ярмадан, май-сөт кушып пешерелгән ботка бик тәмле була. Аны, кат-кат салып алып, яратып ашыйлар.

Оештыручылар сүзләренчә, быел авылдашлары Гөлүзә Вәлиуллина гаиләсе, “Карга боткасы”на килеп, балаларга  тәм-томнарны хәер итеп тә тараткан.

Фото: Луиза Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев