Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызы авылында балалар велоузышка чыкты

Татар Кандызы авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында велоузыш оештырылды. Анда велосипедлар белән унга якын малайлар һәм кызлар чыкты.

Балалар арасындагы велоузыш “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән лозунг белән үтте. Яшүсмер малайлар һәм кызларга начар гадәтләр белән дуслашуның, ягъни тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, наркотиклар белән кызыксынуның, яхшылыкка илтмәвен сөйләделәр.

Балаларга сәламәт яшәү рәвеше күбрәк ошый. Алар дөрес көн режимы, дөрес һәм сәламәт туклану, физик культура белән шөгыльләнү, саф һавада булу хакында фикер алыштылар.

– Мин велосипедта йөрергә бик яратам, – ди Илнар Гыйльметдинов. – Минемчә, бөтен малай кеше дә великта йөрергә яратадыр. Ә бүген бик кызык булды. Авыл урамнары буйлап, бергәләп уздык. Безгә начар гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян салуы турында да сөйләделәр.

Фото: Луиза Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев