Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы авылы зираты ихатасын яңарту дәвам итә

Татар Кандызы авылының Әхмәтҗанов урамы ягында урнашкан яки халык телендә Сөләймән ягы зиратының ихаталарын ныгыттылар. Әлеге эш өлешләп башкарылды.

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләрнең күбесе дәүләт программалары нигезендә, үзара салым акчалары хисабына яки авыл җиреннән чыккан иганәчеләр ярдәмендә башкарыла.

– Авыл җирлеге Советы белән берлектә, авылдашларыбыз ярдәме белән өченче зиратны да тәртипкә китердек, – дип сөйләде Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Безнең авылда өч зират. Икесе тәртиптә, ихаталары тулысынча яңартылды. Бу зиратта да эш күп калмады, эшне өлешләп башкарабыз. Һава торышы бүгенге көнгә кадәр эшләргә мөмкинлек бирде. Узган елларда да урам яклап ихата белән әйләндергән идек, быел ян-якларын 300 метр тирәсе эшләдек. Тагын 200 метр тирәсе яңартасы кала.

Татар Кандызы авылы халкыннан җыелган үзара салым акчалары да авылны тәртипкә китерер өчен яхшы мөмкинлек.

– Ел саен шул акчалар хисабына эшләгән эшләрне авыл халкы үзе үк күрә, күпчелек хуплый. Узган ел җыйган үзара салым  акчаларына без Кызыл чишмә янын төзекләндердек, юлларны ремонтладык,  – ди авыл җирлеге башлыгы. – Киләсе елда җыелачак үзара салым акчасына без авылның өч зиратында булган зур, корыган агачларны кисеп алып чистартырга, куакларны алырга дип планлаштырабыз. Чөнки алар хәзер авып, каберлекләргә куелган ташларны, чардуганнарны җимерәләр. Шуңа күрә, вакытында чарасын күрсәк, яхшырак булачак.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, узган елларда үзара салым акчасы күләме һәр кеше башына 200 сум булса, киләсе елга ул сумма 300 сум тәшкил итәчәк.

Фото: авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев