Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызы авылы халкы кышкы Сабантуйга җыелды

Баулы районының Татар Кандызы авылында кышкы Сабантуйны матур итеп оештыру гадәти йолага әверелде. Нәкъ менә Ватанны саклаучылар көнендә әлеге чараны олысы-кечесе көтеп ала.

Татар Кандызы авылында әлеге гадәти булмаган Сабан туен һава торышы нинди булуга карамастан, кыш көне уздыралар. Инде дүртенче ел рәттән Ватанны саклаучылар көне иртәсендә мәдәният йорты янында авыл халкы күңелле чарага килә.

–Ел саен бу бәйрәмне көтеп алалар, үзебез дә күңел биреп әзерләнәбез. Ел саен бәйрәм программасын төрләндерергә тырышабыз, – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Хөсәенов. – Бу бәйрәмдә өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да, хәтта кечкенә балалар да читтә калмый. Төрле яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән программа һәр кеше өчен кызыклы.

–Бәйрәм тагын да күңеллерәк булсын дип, урамда учак ягып пылау пешерәбез, – дип сөйләде мәдәният йортында режиссер булып эшләүче, бәйрәмне оештыручыларның берсе Луиза Шакирова.

Татар Кандызы авылында туып-үскән бүгенге көндә хәрби Рөстәм Вальтеевның хәрби киемнән бәйрәмгә килүе, чарага тагын да бәйрәм рухы өстәде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыбуллин авылның ир-егетләренә бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. Кышкы Сабантуйны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Әфганчы, шулай ук Татар Кандызы авылында туган Әхмәтҗанов Рәмискә истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Чечня һәм Әфганстан бәрелешләрендә катнашкан егетләрнең исемнәре әйтелде. Бүгенге көндә Украина җирлегендә хәрби операциядә катнашучы, хәрби хезмәт үтүче егетләрнең исемнәре дә зурлап әйтеп үтелде. 

Котлау сүзләре, бүләкләүләр авыл үзешчәннәренең, мәктәп укучыларының моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.

Кышкы Сабантуйның иң кызык мизгелләре – уеннар. Бу юлы да аның төрлеләре, кызык булганнары уйнатылды. Кар өстенә каплап куелган чүлмәкне бәйләнгән күз белән эзләп табуы гына да ни тора! Бу уенны әби- бабайлар да, бәбиләр дә үз итә. Оештыручылар җиңүчегә дә, катнашучыга да истәлекле бүләкләр өләште. 

Бер аяклы озын чаңгыда йөрү, чанада тартышу, капкага алка кертү – барысы да бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде. Шулай да иң мавыктыргычы, чараның иң кызык мизгеле – аркан тартышу. Ир-егетләр белән хатын-кызлар, әбиләр белән бабайлар, малайлар белән кызлар командалары көч сынашты. Кайсы очракта да арканның ир-егетләр, бабайлар һәм малайлар тоткан ягы көчлерәк булды. Шулай булуга карамастан, кышкы Сабантуйда дуслык белән тәмамланды. 

–Шундый күңелле бит! Оештыручыларга мең рәхмәт. Ел саен бу көнне шунда булабыз. Клубта эшләүчеләребез бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар, ел әйләнәсе халык белән эшлиләр, – дип авылдашларын мактады Әминә Шәйхетдинова. – Балаларның бәхетле йөзләрен күреп тә күңел күтәрелә. Мул итеп чәй табынын әзерлиләр, һәр кеше учакта пешкән пылаудан авыз итә. Рәхмәттән башка сүз юк. Бик күңелле.

Күмәк биюләргә зур курчаклар булып киенеп чыккан кешеләрне таный алмадылар, алар янына зур эт һәм мәче дә кушылды. Алар кунаклар белән истәлекле фотоларга төшеп, күңелле бәйрәм мизгелләрен тарих битенә салды.

 

 

Фото: Луиза Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев