Тасмалар тараталар
Бөек Җиңүнең 67нче еллыгы алдыннан районда "Георгий тасмасы" гражданлык-патриотик акциясе старт алды.
29 апрельдән баулылыларга бушлай кара-кызгылт-сары төстәге тасмалар тарата башладылар, алар совет халкының җиңүен символлаштыра. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, быел волонтёрлар мең тасма таратачаклар. Аларны сугыш ветераннары да алачак.
Баулылылар тасмаларны киемгә, автомобиль антенналарына яисә сумкаларга беркетәләр - бу сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев