Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташлы авылында кошларны җимлеккә чакырдылар

Көннәр салкынайта башлау белән өлкәннәр җитәкчелегендә кечкенә малайлар-кызлар кошларга җимлекләр әзерли башлыйлар. Бу җаваплы эштә бигрәк тә балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары актив. Шушы көннәрдә Ташлы авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре көзге каникул вакытына кайткан балалар белән җимлекләр ясап элделәр.

Кошларга җимлекләр ясау өчен гади генә пластик шешәләрне дә оста кулланалар. Биш литрлы су савыты зур җимлек ролен башкара. Аның як-ягын оста һәм дөрес итеп кисә белергә генә кирәк.

– Авылыбыз кечкенә булса да, төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Әле көзге каникуллар вакыты. Әби-бабайлары янына кунакка кайтучы балаларның да каникул вакытларын файдалы үтсен дип тырышабыз, – дип сөйләде чараны оештыручы Гөлнур Шәрифуллина. – Малайлар җимлекләрне үзләре ясадылар, үзләре үк агачка да элеп куйдылар.

“Кошлар килгән җимлеккә” дип исемләнгән экология сәгате барышында укучыларга кошларның төрләре, яшәү тирәлекләре хакында да мәгълүмат бирелде.

Фото: Гөлнур Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев