Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Танылган рәссам

Исергәп авылы талантлы кешеләргә бай. Алар арасында рәссам Айгөл Мәҗитова да бар.

Айгөл мәктәптә укыганда, бик теләп рәсем буенча уздырылган конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар алып килә. Ләкин мәктәптә рәсем дәресләре бик аз сәгать укытыла, ә аның ныклап рәсем ясарга өйрәнәсе килә. Шуңа ул дәресләрдән соң Баулы сәнгать мәктәбенә укырга йөрергә карар кыла. Әти-әнисе дә аның теләгенә каршы килми. Авыл мәктәбендә дәресләр бетү белән ул һәркөн сәнгать мәктәбенә ашыга. Баулы безнең авылдан 10 километр гына булса да, автобуслар начар йөри, бару-кайту бик мәшәкатьле. Юлга чыгып, язгы-көзге яңгырларда, кышкы бураннарда машина көтеп басып тору да кире бормый Айгөлне күңеле үз иткән юлыннан. 2005 нче елда ул сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм алга таба да укуын дәвам итеп, профессиональ рәссам булырга карар кыла.

2006-2011 елларда Айгөл Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының рәсем сәнгате факультетында белем ала, ә 2011-2017 елларда В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академиясенең Казан филиалында диплом эшен бишлегә яклап, рәссам булам дигән хыялын тормышка ашыра.

Исергәп авылының горурлыгы булган яшь рәссам Айгөл Мәҗитова дөньякүләм күргәзмәләрдә күп катнаша, ул инде бик күп бүләкләр иясе. Якташ рәссамыбыз әлегә ижат юлының башында гына, алдагы көннәрдә авылдашыбыз яңадан-яңа иҗади үрләр яулар дип ышаныбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев