Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сырдарья Шәмсуарова: «Кәҗә асрауның кыенлыгы юк”

Кәҗә бәтиләре туганның беренче көннәрендә һәм атналарында дөрес тәрбия һәм ашату хайваннарның сәламәтлегенә генә түгел, ә киләчәктә аларның продуктивлыгына да тәэсир итә. Ашату кагыйдәләре һәм ысуллары турында Исергәп авылында яшәүче Сырдарья Шәмсуарова сөйләде.

Шәмсуаровлар гаиләсе гомер буе төрледән-төрле маллар, кош-корт асрап яшәгән. Соңгы елларда ике сыер, берничә сарык, кәҗәләр, бозаулар һәм тавык, казлар гына асрыйлар. Бу көннәрдә аларның ак савым кәҗәләре бәкәйләгән.

– Кәҗә асрау бик уңайлы. Чиста һәм хәйләкәр терлек икәнен сөйләп торасы юктыр, – ди Сырдарья апа. – Бүген төнлә кәҗәбез бәкәйләп куйган. Иртән абзарга чыгуыма, кәҗә үзенең бәтиен ялап, чистартып куйган. Кәҗәнең беренче генә бәкәйләве түгел, шуңа күрә ул бик “кайгыртучан” әни. Имезгән. Кәҗә бәтиләре өчен иң беренче сөт – угыз бик мөһим. Аның составында бик күп файдалы витаминнар тупланган була. Шуны да әйтергә кирәк, нинди генә терлек булса да, ул үзенең баласын ялап чистартырга тиеш. Бу да бик мөһим. Баласын ялаган вакытта яңа туган терлекнең кан әйләнеше яхшыра, ә әнисе өчен сөт төшү системасы җайга салына. Бәтиләр башта сөт кенә имә. Аннары әкренләп печәнгә күчә һәм бөртеклеләр бирә башлыйбыз. Кәҗәнең сөтен савып та алабыз. Кәҗә сөте бик файдалы. Оныкларыма җибәрәм.

Фото: Айназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев