Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сулагай булуы авырмы?

13 август – сулагайлар көне билгеләп үтелә икән бит. Мин дә шул төркем кешеләр рәтенә керәм. Дөрес, бөтенләй үк түгел инде...

Минем бүгенгедәй хәтеремдә кечкенә вакытымда ручка-каләмнәрне сул кулга тоткан өчен бик җайлап кына әбиемнең аңлатып үткәне. Ул йомшак кына тавышы белән аш калагын  уң кулга тотарга кирәклеген аңлатты, кайчы һәм башкаларын да “тәти” кулга күчерергә маташты. Мин әби күргәндә ул әйтмешли “тәти” кул белән ашыйм, эшлим, ә ул күрмәгәндә үземчә “сулагайлап” җибәрәм. Ни генә дисәң дә, сул кул белән барыбер рәхәтрәк: кайчы тотсам, тизрәк кисәм һәм каләм тотсам, тизрәк ясыйм...бөтен эш тә шулай уңайрак килеп чыга.

Балалар бакчасына йөрер вакыт җитте. Анда бөтенесе дә калакны да, каләмне дә, кайчыны да уң кулга тотучылар. Мин сулагай һәм шундый булганым өчен чын күңелдән оялам. Ашарга утырсак, мин ашап өлгерә алмыйм – уң кул “тыңламый”, рәсем ясаучылар арасында иң көлке, начар рәсем – минеке, матур язу буенча дәфтәрне бөтенләй карарлык түгел...хет утырып ела, кем әйтмешли. Шулай да тәрбияче апалар күргәндә уң кул, күрмәгәндә сул кул үзенекен итте. Мәктәпкә кергәндә мин инде ике кул белән дә бер үк дәрәҗәдә яза, рәсем ясый белә идем.

Ике кулның да эшкә яравы тормышта да еш кына кирәк булгалады. Уң кулым кайнар үтүккә пеште, шул вакытта минем ике кулымның да бер дәрәҗәдә эш белүе коткарды. Андый мисалларны күп итеп язып китәргә мөмкин.

Шунысы да кызык, мин бәйли башлаган бәйләм әйберен башка кеше дәвам итә алмый. Ул да сул якка бара икән!

Кечкенә чакта сулагай булуымнан бик оялсам да, әле яши-яши бераз горурланып та куям. Чөнки психологлар фикеренчә, сулагайлар көчле холыклы, иҗади кешеләр икән, ләбаса! Ә җир йөзендәге даһиларның 95 проценты сулагай булуын да исәпкә алсак...

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев