СССРда эшләнгән нинди әйберләрне кыйммәт хакка сатып була?
СССР заманындагы әйберләрне һәр фатирда диярлек табарга мөмкин. Әгәр сез алардан күптән котылырга хыялланган булсагыз, аларны ташларга ашыкмагыз. Бәлки, бу әйберләрнең кайберләрен бик кыйммәткә сатып алырлар...
Совет фарфоры
СССРдагы кайбер фарфор эшләнмәләр шулкадәр сирәк һәм сыйфатлы булган ки, имеш-мимешләргә караганда, аларны хәтта королева Елизавета II дә сатып алган. Әйберләрнең бәясе аларның тиражына һәм чыгарылыш елына бәйле. Мисал өчен, һәр совет йортында очратырга мөмкин булган фарфор овчарка 600 сумга якын торачак (әгәр ул 1970 елларда чыгарылган булса). Әгәр дә аны Бөек Ватан сугышына кадәр җитештергәннәр икән, мондый статуэтканы 12 мең сумга сатарга мөмкин.
Иске фотоаппаратлар
Винтаж фотоаппаратлар елдан-ел популярлаша бара. Раритет сөючеләрдә генә түгел, яшьләрдә дә. Моннан тыш, фотокамераларны гына түгел, иске объективларны да сатарга мөмкин. Мисал өчен, "Зенит Гелиос 40-2" 85 mm объективы 35 мең сум торырга мөмкин.
Патефоннар
Раритет фотоаппаратлары белән кебек үк, винил пластинка уйнаткычларга ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Классик совет патефонын ун мең сумга сатарга мөмкин, ә модель сирәк булса, тагын да кыйммәтрәк.
Чыршы уенчыклары
Кибетләрдә хәзер совет үрнәкләре буенча эшләнгән бик күп уенчыклар табарга мөмкин. Әмма алар барыбер СССР заманнарының чын чыршы уенчыклары кебек түгел. Коллекционерлар сүзләренчә, әгәр сездә сирәк экземпляр сакланса, аны йөзләрчә мең сумга сатарга мөмкин.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев