Солдат шинеле киячәкләр
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.
Район хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, Россия Кораллы көчләре сафларын Баулы районыннан 45 солдат тулыландырачак.
Хәрби хезмәткә чакыру башыннан Казанда кайнар линияләр эшли: 570-31-56 (ТР Хәрби комиссариаты), 264-23-51 (Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы). Хәрби прокуратурада консультатив-хокукый пункт эшләячәк, анда - призыв һәм хәрби хезмәт срогын үтү, призыв комиссиясе эшен оештыру һәм медицина таныклыгы бирү мәсьәләләре буенча, ә закон бозылганда - шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Быел, Казан газеталарының берсендә хәбәр ителгәнчә, хәрби хезмәткә җибәрелгән 5 егет (безнең районнан бер кеше), сәламәтлекләре торышына бәйле рәвештә, срогыннан алда азат ителгән. Хәрби прокуратура гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев