Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Соңгы дүрт елда беренче тапкыр Татарстанда җинаятьчелек кимегән

Үтерү, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, талау һәм башка төрле зур җинаятьләр саны кими бара, диде Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Татарстанда соңгы дүрт елда беренче тапкыр җинаятьләр саны кими башлаган.

Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте.

«Елдан-ел үтерү һәм үтерүгә омтылыш, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, талау һәм башка төрле зур җинаятьләр саны кими бара», — дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренчә, полиция тарафыннан башкарыла торган чаралар республикада яшәүчеләрнең — һәм шәхси, һәм мөлкәти яктан — җәмәгать урыннарында иминлеген арттырган. Моннан тыш, яшүсмерләр һәм элек хөкем ителгән кешеләр арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе дә кимегән.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2021 елда полиция хезмәткәрләренең Татарстанда коронавируска каршы вакцина булуы турында 48 ялган сертификат ачыклавын хәбәр иткән иде.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев