Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шалтыда яшәүче Зөлфия Сабитова тавыклардан яхшы йомырка уңышы ала

Кайберәүләр тавык асрауның бер авырлыгы да юк дип уйлый. Әмма мул итеп йомырка алу өчен, тавыклар да тәрбия сорый. Бу хакта Яңа Шалты авылында яшәүче Зөлфия Сабитова сөйләде. Чөнки аның тавыклары йомырка салудан кыш буе да туктамый икән.

Кышкы чорда тавыклар яшәгән урын җылы булырга тиеш икәнлеге барыбыз да белә. Тик кайберәүләр язга чыгып та, тавыкларының йомырка салмавыннан зарлана.

– Тавыкларга гадәттә, көрпә, тарттырылган ашлык – фураждан болгау ясап ашатам, – дип аңлатты Зөлфия Сабитова. – Җирләр кардан ачылуга ишегалдына, бакча артына чыгарам, анда яшел үлән, бигрәк тә яңа чыга башлаган кычыткан ашыйлар, тузганакны яраталар. Үзләренә кирәк булган вак таш һәм башкаларны туфрактан тибеп ашыйлар. Шулай ук табыннан калган төрле ризык калдыкларын яраталар, бигрәк тә ипиле, бәрәңгеле катнашманы яраталар. Ә кыш көннәрендә ризыкларына бераз балык мае, гади чүпрә дә өстәп биргәлим. Шулай эшләгәндә тавыклар ябыкмый, салкыннарга бирешмиләр, үзләренә кирәк витаминны алалар.

Зөлфия апа сүзләренчә, тавыкларга витамин җитәрлек күләмдә булмаса, алар үзләре салган йомыркаларны үзләре үк ашап барырга да мөмкин.

– Без әбиемнәргә атна саен кунакка кайтабыз, ул безгә күчтәнәчкә үзе салган ипи, пироглар, сөт һәм каймак кебек үзе җитештергән сөт ризыклары, күп итеп йомырка җибәрә, – ди Зөлфия апаның оныгы Алина. – Йомырканы болай да пешереп ашарга, кыздырырга да, төрле кондитер әйберләренә дә, салатларга да кушарга була. Ә мин йомыркалы макарон да пешерергә яратам. Әниемнәр эштән кайтуга еш кына шундый кичке аш әзерләп куям. Барыбызга да ошый. Аны әзерләр өчен макаронны тозы суда пешерәм, сөзеп алгач, майлы табага салам һәм йомырка сытып болгатам һәм пешереп бетерәм. Кара борыч салырга мөмкин. Пешереп карагыз, бик тәмле була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев