Шамил Садыйков: «Казан утлары» чыгарган китапларны илнең барлык төбәкләрендә алырга була
«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унбишенче китап дөнья күрде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны маркетплейслар аша илнең бөтен төбәгендә сатып алып булуын әйтте.
Алда хәбәр иткәнчә, бүген җәмәгатьчелеккә «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән чыккан унбишенче китап - Рафис Корбанның «Тәүбә көне» җыентыгы тәкъдим ителде.
Шамил Садыйков кыска вакыт эчендә унбишенче китап чыгуын татар матбугатында феномен дип атады.
«Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Бу хәлнең моңарчы булганы юк. Ул тулысынча «Татмедиа» хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл. Иң мөһиме, бу безнең өчен бизнес та. Китаплар киштәләрдә ятмый - 2-3 ай эчендә аларның уртача 70 проценты сатыла бара. Беренче чыкканнары кибетләрдә калмады», - диде Шамил Садыйков.
Шамил Садыйков сатылып беткән китапларны алга таба яңадан бастыру турында уйлануын әйтте. «Без башта китапларны ике мең нөсхә белән чыгара идек. Алар җитми башлагач, тиражны өч меңгә җиткердек. Соңгылары өч мең белән чыга», – диде ул.
«Татмедиа» җитәкчесе китапларның уңышлы сатылуын рекламада күрә. «Без китапны башта яңа товар тәкъдим иткән кебек рекламалыйбыз. Китаплар Казанның киоскларында, китап кибетләрендә сатыла. Иң мөһиме, алар маркетплейсларда бар. Шулар аша аларны Россиянең бөтен төбәкләрендә сатып алырга мөмкин», – диде Шамил Садыйков.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев