Шамил Гафаров: “Һәлак булганнарны кире кайтарып булмый”
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашында, юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды. Утырыш эшендә ТР эчке эшләр министры Артём Хохорин һәм Баулы вәкилләре дә катнашты.
Утырыш барышында 2023 елның беренче кварталында республика юлларындагы вәзгыять турында сөйләделәр. ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстанда аварияләр саны кимегән.
Киңәшмәдә катнашучыларн җәйге чор алдыннан җәяүлеләрнең, бигрәк тә җәйге каникулларда балаларның иминлеге турында искәрттеләр.
– Кагыйдә буларак, май-июнь айларында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре була, – дип сөйләде эчке эшләр министрлыгының Татарстан республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы-полиция подполковнигы Рөстәм Гарипов. – Җәйге сезон алдыннан республикада “Җәяүле” профилактик чаралары үткәрелә.
Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, Татарстанда айнык булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән шоферлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. Моңа исә, нигездә, бу фактлар буенча мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту йогынты ясамый калмаган: гаепле кешенең исемен һәм фамилиясен бастырып чыгару, шулай ук суд залыннан фотолар бирү.
Татарстан министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика юлларындагы вәзгыятьне анализлап, юл-транспорт һәлакәтләре буенча агымдагы елның беренче өч аенда хәл бик үк яхшы булмаган берничә районга аерым мөрәҗәгать итте. Мондый районнар арасында Бөгелмә районы да бар, анда аварияләрдә ел башыннан дүрт кеше һәлак булган.
– Сез теге дөньядан кешеләрне кире кайтарып булмаганын аңлыйсыз, – дип мөрәҗәгать итте күрше район вәкилләренә Шамил Гафаров. – Хәлне анализлагыз, районыгызда юл кагыйдәләрен үтәүне яхшыртыгыз.
Видеоконференция форматында узган Хөкүмәт утырышында Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе вәкилләре дә катнашты. Чарада район җитәкчелеге, Татарстан ЮХИДИ һәм эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, мәгариф, төзекләндерү, юл хезмәтләре бүлекләре, “Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире бар иде.
Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе, район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров рәислегендә, район юллары торышы, шулай ук чокырларны ремонтлау буенча берничә мәсьәләне тикшерде.
– Хәзерге вакытта шәһәр юлларында чокырларны тигезләү эше тәмамланган. Май аенда юл билгеләре кую планлаштырыла, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов.
Киңәшмәдә Мәскәү-Чиләбе трассасындагы юл участогын ремонтлауга кагылышлы фикер алышу да булды. Юл хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, капиталь ремонтлау, планда язылганча, агымдагы елда тәмамланачак.
Очрашу ахырында комиссия әгъзалары Баулы кешесе җибәргән бер тәкъдим белән таныштылар. Ул Зиновьев урамында азык-төлек кибете янында җәяүлеләр кичәүе булдырырга тәкъдим итә.
– Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе, бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен һәм анда җәяүлеләр юл кичүе ясау мөмкинлеген карар өчен, бу участоккка барачак, – диде Данияр Бакиров.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Баулы районының юл хәрәкәте иминлеге профилактикасы һәм аны үтәү буенча яхшы эш алып барганлыгы ассызыкланды. Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Азат Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, агымдагы елда район юлларында өч авария теркәлгән, аларда һәлак булучылар юк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев