Салих авылында Сабан туе булган
5 ел үткәрелми торганнан соң, Салих авылында татар халкының милли бәйрәмен кабат уздыра башлаганнар.
Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Салихта Сабан туе соңгы тапкыр 2019 елда үткәрелгән. Быел, традицияне яңартып, татар халкының милли бәйрәмен оештырырга булганнар.
Сабан туен клуб янындагы мәйданда бик күңелле узган. Салихлыларны һәм авыл кунакларын Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин тәбрик иткән.
Бәйрәмгә махсус кунаклар да чакырганнар, алар – Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Инзилә Сәлимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, сүз остасы, алып баручы, тумышы белән Салих авылыннан булган Зөләйха Минһаҗева. Сабан туе авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар, Вахит Исламгалиев һәм авыл җирлеге иганә ярдәме белән үткәрелгән.
Бәйрәм программасына, традицион уеннардан тыш, яңа бәйгеләр дә кертелгән. Мәсәлән, “Яшь кызлар, яшь киленнәр” уены беркемне дә битараф калдырмаган.
“Катнашучылар, алъяпкычлар һәм яулыклар бәйләп, табагач белән табаны тотып, табага йомырка салып йөгерделәр. Бик матур ярыш булды. Бәйрәмне алып баручы танылган авылдашыбыз Зөләйха апа Минһаҗева да мондый уенны беренче тапкыр күрүен әйтте”, – дип уртаклашты Салих авылыннан Ләйсәнә Таһирова.
Авыш колгага менү ярышы да үзенчәлекле узган. Колга башына тере әтәч түгел, ә таштан ясалган зур әтәч куйганнар.
Фото: Салих авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев