Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сакал-мыек әдәбе

Әлеге сорауга Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр Хәмитов җавап бирә.

  1. «Баулы-информ» редакциясенә дини эчтәлектәге сораулар еш килә. Аларга, гадәттә, Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр Хәмитов җавап бирә.

Гөлфирә:

«Ирем күптән түгел генә намазга басты. Шуннан бирле сакал һәм мыек үстереп йөри башлады. Бу аны үз яшеннән күпкә өлкәнрәк итеп күрсәтә һәм, минем күзлектән, аның йөзенә бик үк килшеп тә бетми. Ә үзенә бу хакта әйткәч, намаз укыган кешедә сакал булырга тиеш, ди. Сакал-мыекның намаз укучыга ни катнашы бар? Исемем редакция өчен генә». 

Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр Хәмитов җавабы:

«Намаз укырга сакалның катнашы юк. Ләкин, ислам динендә ир-атларга сакал йөртү – ул тиешле булып тора. Мыекны кыскартырга яки бөтенләй кырырга да ярый. Сакал үстергән очракта да пөхтә, матур итеп йөртергә кирәк. Шул очракта пәйгамбәребез сөннәте буенча була. Ислам шәригате буенча, ир-атларга сакалны бөтенләй кырып ату дөрес түгел. Ләкин шунысы да бар: сакалны йөртмәгән кешене дә динсез дип әйтеп булмый. Сакал йөртмәгән кеше, пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, үз кыяфәтен тотмый дигәнне аңлата».

Фото: создано нейросетью «GIGA Chat» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев