Сак булыгыз: мошенниклар!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына берничә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да үзләрен кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре дип таныштырган һәм янәсе кибет тикшергән очракта 2400 сумга "кирәкле" әдәбиятны сатып алырга тәкъдим иткән билгесез кешеләр шалтыраткан.
Шул рәвешле инде берничә ел гына караклар телефоннан бизнесменнардан акча алырга тырыша. Гадәттә алдакчылар продукцияне алдан түләгәннән соң курьер алып киләчәк, дип вәгъдә итә.
Мошенниклыкның шундый төре белән очрашсагыз, нишләргә?
Түбәндәгеләрне ачыкларга тырышыгыз:
1. ФИО һәм телефон аша шалтыратучы зат вазифасы,
2. Курьерсыз "Кулланучылар почмагы" өчен кирәкле әдәбият сатып алырга мөмкин булган адрес
3. Әдәбият алу өчен элемтәгә керергә мөмкин булган ФИО һәм курьер телефоны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев