Рус телен аңларга өйрәтте
Гадәттә, кешеләр беренче укытучылары турында сөйләргә ярата. Мин исә Укытучылар көне алдыннан үземнең мәктәптәге соңгы укытучым, сыйныф җитәкчем Флюра Закирова хакында бәян итәм.
Флюра Рәшитовна бишенче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр безнең сыйныф җитәкчебез булды. Ул безгә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Берникадәр вакыт ул безне тарихтан да укытты. Дөресен генә әйткәндә, тарих керә генә башлаган айларда мин әлеге предметны бик үк өнәп бетермәдем, аны өйрәнүдән баш тарттым, имеш, тарихны бөтенләй аңламыйм. Хәзер сез мине, ялкау, начар укыган, диярсез, мөгаен. Юк, башка предметлардан яхшы укый идем, “дүртле”, “бишле”гә генә. Ә менә тарихка һич кенә дә күңелем ятмады. Шулай итеп, журналда бер-бер артлы “икеле”ләр барлыкка килә башлады. Укытучы аптырашта калды, ничек инде алай! Һәм бервакыт миңа Петр I турындагы параграфны ныклап өйрәнеп килергә кушты. Мин кич буе әлеге параграфны укып утырдым, башыннан ахырына кадәр ятладым. Минем белән бергә өйдәгеләр дә ятлады. Һәм икенче көнне, бер дә ялгышмыйча, аны яттан сөйләп чыктым, сыйныфташларым ах итте. Ә укытучым:
– Менә хәзер мин синең тарихны аңламыйм дигәнеңә ышанмыйм, һәр дәрескә шулай әзерлән, – диде.
Шуннан бирле мин тарихны аңлый башладым, өй эшләрен эшләмичә барганым булмады.
Рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәтне дә Флюра Рәшитовна уятты. Хәзер ничек язуым, уйлавым – аның хезмәте нәтиҗәсе. Безне, татар телле балаларны, рус телендә сөйләшергә, уйларга нәкъ менә ул өйрәтте. Мин татар мәктәбендә укыдым, гаиләдә дә бары татарча гына сөйләшә идек. Бишенче сыйныфка кадәр русча бөтенләй сөйләшә белми идем. Гаҗәп бит, әйеме?
Әле дә истә, нәрсәнең дә булса сәбәбен белергә теләсәм, мин гел: “Зачем?” – дип сорый идем. Ә Флюра Рәшитовна: “Почему?” – дип сора дип әйтә иде. Мин исә һаман: “Зачем почему?” – дип гаҗәпләнәм. Укытучым кайсы очракта ничек әйтәсен аңлатып биргәч, ниһаять, аңладым анысы. “Зачем” – нинди максат белән дигәнне, ә “почему” ни сәбәпле дигәнне аңлата булып чыкты. Флюра Закирова безгә рус теленең менә шундый нечкәлекләрен аңларга, тоемларга өйрәтте, бик зур рәхмәт аңа.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев