Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коррупциягә каршы көрәштә берләшергә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, бу көрәштә бердәм көч кулланырга чакырды.
«9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне – бу көн безнең заманның төп проблемаларының берсенә каршы торуда көчләрне берләштерү кирәклеген искә төшерә торган мөһим дата. Коррупция икътисади процессларны бозып, социаль гаделлекне какшатып, тормышыбызның барлык өлкәләренә дә зыян сала. Шуңа күрә бу күренешкә каршы тору – барлык дәрәҗәләрдәге дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Татарстан коррупциягә каршы торуның гомумроссия системасына үз өлешен кертә, комплекслы якын килүне эзлекле рәвештә кертә: дәүләт идарәсен санлаштырудан алып, мәгълүмат ачыклыгын тәэмин итүгә һәм иҗтимагый контроль көчәйтелүгә кадәр. Халыкны хокукый яктан агарту һәм санлы грамоталылыгын күтәрүгә аерым игътибар бирелә.
Мин ышанам, коррупцияне профилактикалау эше һәр гражданның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел. Бары тик бердәм көч кулланып кына, без коррупциягә каршы торуның эффектив механизмнарын һәм гомумән, ышаныч һәм җаваплылыкка нигезләнгән яңа мөнәсәбәтләр культурасын булдыра алачакбыз.
Безнең уртак намуслылык, гаделлек һәм законлылык принципларына тугрылыгыбыз аркасында Татарстан Россиянең терәк һәм динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе буларак, үз позицияләрен ныгытып, алга таба да ышанычлы үсәчәк, дип ышанам», – ди Миңнеханов.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев