Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә 1 февральдә кырыктан артык пособиене индексациялиләр

Пособиеләр күләме арта

Россиядә 1 февральдән кырыктан артык пособиене 11,9 процентка индексациялиләр. Сүз ветераннар, инвалидлар, техноген катастрофаларны бетерүдә катнашкан, йөкле хатын-кызлар турында бара, дип сөйләгән адвокат Ольга Сулим "Российская  газета"га. Аның сүзләренә караганда, бала карау буенча пособиенең минималь күләме 7600 сумнан 8500 сумга кадәр артачак. Бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү күләме 20 400 сумнан 22 900 сумга кадәр арта. Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә катнашучылар 3100 сум урынына 3500 сум алачак. Советлар Союзы һәм Россия геройларына, өч дәрәҗәле Дан ордены кавалерларына 74 600 сумнан 83 500 сумга кадәр түләүләр булачак. Хезмәт геройларына хәзер 55 000 сум урынына 61 500 сум түләү каралган.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев