Роспотребнадзор Баулы сулыкларын контрольдә тота
2023 елның августы, башка еллардан аермалы буларак, аеруча эссе килде. Әле һаман халык сулыкларга агыла. Баулылар, нигездә, баулының ачык бассейнында һәм район карьерларында су коена.
Татарстан республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, Баулы районы территориясендә җиһазландырылган пляжлар оештырылмаган. Безнең якларда җәй көне халык күпләп ял итә һәм су коена торган урыннар түбәндәгеләр: Баулы шәһәрендәге “Баулы-Горсервис” МКП ясалма сулыгы (ачык бассейн), Кызылъяр авыл җирлеге территориясендә Уба һәм Кызылъяр авыллары янындагы ком-гравий карьерлары һәм Новозареченск авыл җирлеге территориясендә Николашкино авылы янындагы күл. Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге начальнигы Владислав Долгих сүзләренә караганда, алда телгә алынган барлык ял зоналары санкцияләнмәгән, аларның санитар закон таләпләренә туры килү турындагы санитар-эпидемиологик бәяләмәләре юк һәм, су объектларының су коену өчен кулланылуын чикләү максатыннан, аларның күбесе янына су коену тыелу турында аншлаглар куелган. Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тыелу турындагы аншлаг куелган сулыкта су коенган өчен штраф 1000-1500 сум тәшкил итә.
Сулыклар янында су коену тыелу турында аншлаглар торса да, Роспотребнадзор аларны даими контрольдә тота. Владислав Долгих әйтүенчә, Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге тарафыннан сулыкларда лаборатор контроль оештырылган. 2023 елның 9 августына булган мәгълүматка караганда, “Татарстан республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ Әлмәт филиалы башкарган лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре буенча, санкцияләнмәгән су коену урыннарындагы су сыйфаты микробиологик һәм паразитологик күрсәткечләр буенча СанПиНның 3.3686-21 “Инфекцион авыруларны профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләр”енә туры килүе ачыкланган.
Шуңа да карамастан, сулыкларда иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Фаҗига булмасын өчен, кояшта озак вакыт кызынганнан соң суга тиз керергә ярамый. Чөнки судагы температура һава температурасыннан шактый түбән булганлыктан, көзән җыерырга мөмкин. Шулай ук сулыклар янында спиртлы эчемлекләр куллану һәм эчкән хәлдә суга керү дә тыела. Сулыкларга барганда, балаларга аеруча күз-колак булырга һәм аларның суда берүзләре генә коенуына юл куймаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев