Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр

Баулы муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нәтиҗәле эш өчен рәхмәт хатын Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова исеменнән Сәрия Сабурская тапшырды.

Баулы муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриеваның төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән  гражданнарга дөрес юнәлеш бирүе зур роль уйный. Ярдәм һәм киңәш сорап мәрәҗәгать итүчеләрнең сораулары төрле. Алар арасында торак-коммуналь хезмәтләргә, юллар, элемтә, гаилә хәлләренә кагылышлылары да бар. Һәрбер сорау шәхси рәвештә карала. Кайбер очракта махсус комиссия ярдәме дә кирәк була.

– Мисал өчен гади генә мөрәҗәгатьне карыйк, мәсәлән, баулылы интернет-кибет аша товар алырга ниятләгән. Тик аның түләгән акчасы да югалган, товары да килмәгән, – дип сөйләде Баулы муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева. – Беренче эш итеп, нишлибез? Әлбәттә, әлеге мөрәҗәгать итүчегә кичекмәстән прокуратурага барырга, аннан соң закон буенча эш итәргә кирәклеген аңлатабаз. Кем генә килсә дә, ул мөрәҗәгать бездә теркәлә, без аны башкарылу процессын күзәтеп, тикшереп, контрольдә тотабыз.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева җитәкчелегендә һәм катнашында район күләмендә уку-укыту учреждениеләрендә бердәм хокук дәресләре үтә, халык җыеннарында докладлар белән чыгышлар ясала, гражданнарны кабул итү көннәре һәм башка чаралар оештырыла.

Бу хакта тулырак мәгълүматны бүген, 3 февраль көнне Баулы телевидениесендә 19 сәгатьтә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев