Римма Нәгыймова: “Сугыш турындагы куркыныч фильмнар, немец этләре өргән тавышлар яңгырап торган кебек булды...”
Быел Бөек ватан сугышында Җиңүгә 80 ел. Бер гасырга якын вакыт узса да, аның шаукымы, истәлекләре халык күңеленнән җуелмый. Бүгенге көндә дә эзләнү- табу, тарихка язып калдыру эшләре дәвам итә. Сугыш кырларында чит җирләрдә ятып калган бабайлар каберлекләрен эзләп табучылар, тапкан очракта шул шатлыклы хәбәрне “Баулы-информ” редакциясе белән бүлешүчеләр дә байтак. Исергәп авылында яшәүче Римма һәм Илдар Нәгыймовлар шундыйлардан. Күптән түгел генә алар Новгород өлкәсенә барып, сугышта һәлак булган бабалары каберен зыярәт кылдылар.
“Хәтер” китабы чыккач та бабайның Новгород өлкәсе Старая Русса районы Медниково авылында 1943 елның 18 августында һәлак булганы, шунда күмелгәнен тапкан идем, – дип сөйли Римма Нәгыймова. – Әллә кайда түгел, барып кайтырга була дигән уй башка килде. Теләгемне тормышка ашыра алмый тордым, чөнки дөнья мәшәкатьләре, төрле үзгәрешләр фикеремне арткы планга күчереп торды. Исергәп китабына материаллар җыешканда, нәсел шәҗәрәсен ясау өчен, Казанга архивка мөрәҗәгать иттем. Анда кемгә таянып эзләргә дигәч, Черепанов сайтына кереп, бабай турында мәгълүмат сорадым. Бабай турында яңа төрле язу чыкты. «Хәтер» китабында Гарифуллин Нурулла Гарифулла улы дип язылган, 2014 елгы төзәтүләр белән Набеевич та дип өстәлгән, кече лейтенант булган, госпитальдә һәлак булганлык акт номерлары, исемлек, диагноз кебек язулар да өстәлгән. Интернеттан башта эзләгәндә, каберлек фотосы, адрес, язу тапкан идем. Архив кушуы буенча кабат карасам, Медниковода каберлек үзгәртеп ясалган. Шуннан инде барып карау теләге тагын да артты.
Шулай итеп, изге сәфәргә җыенып чыгып китә Нәгыймовлар. Алар дүрт көнлек юлга тормыш иптәше Ильдар Суфиян улы белән чыгып китәләр. Юл озын, поезд белән баруны сайлыйлар.
– Мәскәүдә көне буе булырга тиеш идек, шуңа дүрт сәгатьлек автобус экскурсиясенә язылып, анда киттек. Берничә тапкыр Мәскәү вокзалларында булган бар иде, ә экскурсия ясарга мөмкинлек тумаган иде, – дип сөйләде Римма Илдус кызы. – Бик канәнать калдык экскурсиядән. Мавзолейга гына керә алмадык, Ленин февральдән апрельгә кадәр реставрациягә җибәрелә икән, 17 апрельдә генә кайтарыла, 22 апрель көнне ачыла диделәр. Старая Руссага Мәскәү-Псков поездына кич белән утырып, иртән барып төштек. Иртәнге биш сәгать булу сәбәпле, кунакханәгә урнаштык. Татарстаннан нинди максат белән килгәнне сөйләгәч, соклану хисләре белән урнаштырдылар безне. Такси белән Медниково авылына бардык. Интернеттан тапкан каберлек яңартылган, каеннары киселеп, зур мемориал такта куелган, 1105 һәлак булган сугышчының исеме язылган. Такта артындагы бушлыкны монда килүче кешеләр, туганнары фотография, язулар белән тулыландыра башлаганнар. Аерым стенд җыела башланган.
Римма Илдус кызы сүзләренчә, 1997 елда биредә һәйкәлне яңадан үзгәртеп ясаганнар, тагын табылган сугышчыларны да өстәп күмгәннәр икән. Мәгълүматлар буенча, элекке сенаж базында 9000 кешелек канцлагерь булган. 2800 солдатны чокырлардан табып, каберлеккә җирләгәннәр. Анда әле яңарту эшләре бара иде.
–Андагы хисләрне үземнең шигыремдә дә яздым. Ильдар бабабызның төп нигезеннән (әлеге көндә авылдашыбыз Нәбиева Гөлнур Сирин кызының йорты) туган җир балчыгы алып барган иде, аны каберлек артына салдык. Илдар азан әйтте, мин әрвахларга багышлап, догаларны укыгач, җыелган күз яше дә, тамакка утырган төер дә бетте, – дип дулкынлану белән сөйләде Римма ханым. – Ничә ел планлаштырган нәзерне тормышка ашыргач, күңелгә рәхәт булып китте.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев