Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда чикләүләр кертелде

Кешеләр арасындагы дистанция бер кешегә 4 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш.

Коронавирус инфекциясе Баулы районыннан китәргә җынмый. Соңгы атнада безнең районда Covid-19 белән авыруның тагын өч очрагы билгеле булды. Пандемия башланганнан бирле,  127 очрак теркәлгән, 12 баулылы вафат булган.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева статистиканы хәбәр итте. Шулай ук ул, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, безнең төбәктә массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелүе турында белдерде. Мәсәлән, ябык бинада 100дән артык кеше булган чаралар үткәрергә ярамый. Ачык мәйданчыкларда 200 һәм аннан да күбрәк катнашучы белән чаралар уздыру вакытлыча тыела. Мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә бәйрәмнәр үткәрергә ярый, тик анда чит кешеләр булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев