Район яшьтәше юбилеен билгеләп үтте
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әминә Шәрипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Баулы шәһәрендә яшәүче Әминә апа озак еллар мәдәният учреждениесендә эшләгән. Бөек Ватан сугышы ветераны булган тормыш иптәше белән бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алты оныгы, сигез оныкчыгына сөенеп яши.
Юбилярны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, ветеранга озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук ил Президенты исеменнән котлау открыткасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев