Район башлыгы эшмәкәрләргә территорияләрен кардан чистартырга кушты
Эшмәкәрләр территорияләрен кардан арындыру өчен җаваплы.
Баулы шәһәрен акрынлап кардан чистарту дәвам итә.
– Шәһәрне төзекләндерү идарәсе генә дә 20 мең кубка якын кар чыгарды, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров. – Шәһәр урамнарын кардан арындыру белән идарәче компанияләр, эшмәкәрләр, шәһәр халкы да шөгыльләнә, әмма бүгенге көндә кар күп булган участоклар да бар әле.
Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров шәхси оешмаларның территорияләренә игътибар итте:
– Кайбер кибетләргә җәяү дә, машина белән дә барып җитәрлек түгел. Алар нәрсә көтәләр? Шәһәрне төзекләндерү оешмасы килеп чистартыр, дип уйлыйлар микән? – дип ачуланды Гозәеров. – Нигә эшмәкәрләр үз клиентлары турында кайгыртмый? Территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк.
Гозәеров искәртүенчә, якын көннәрдә тагын явым-төшемнәр көтелә, шуңа күрә шәһәрне кар өемнәреннән 3-4 көн эчендә чистартып өлгерергә кирәк.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев