Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәсимә Шәфигуллина: “Күчтәнәч кенә ашап ятам”

Без районыбызда берүзләре генә яшәүче өлкәннәр турында язуыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз герое – Татар Кандызы авылыннан Рәсимә Әхмәтгали кызы Шәфигуллина.

Әтисез балачак

Рәсимә Шәфигуллина яши торган йорт ерактан ук балкып тора. Ишегалды зур, кардан киң итеп чистартылган. Өйдә, хуҗалыкта бар җирдә тәртип. Безне нурлы йөзле, ягымлы хуҗабикә каршы алды. Аның белән хатирәләргә бирелдек. 

Рәсимә Шәфигуллина 1940 елның 10 декабрендә Татар Кандызы авылында 4 балалы гаиләдә дөньяга килә. Аңа 6 ай чагында Бөек Ватан сугышы башланып китә, гаилә башлыгын фронтка алалар. Әнисе Җәмилә сөйләве буенча истә калдырган ул вакыйгаларны хәтерендә яңартканда, Рәсимә апаның күзләре яшьләнде.

– Киткәндә, әти урамга чыккан да әниемә әйтә икән: “Җәмилә, Рәсимәне тәрәзәдән булса да күрсәтеп калдыр әле тагын бер”, – дип. Күңеле сизгәндер инде, хәбәрсез югалган ул, бер генә хаты килгән. “Без сугышка керәбез. Кешеләрнең кулларында балта, көрәк, сәнәкләр булса да бар, ә безнекендә чыбык та юк”, – дип язган булган. Әни аны гомере буе көтеп яшәде, безне ялгызы үстерде, беребез кечкенә чагында үлгән, – дип сөйләде Рәсимә апа.

Ярый әле бабасы (әнисенең әтисе) алар белән яши, ул терәк була. Язмабыз герое 11-12 яшьлек чагында аның белән урманга утынга йөргән чакларны искә алды.

– Бабай үзенә дә утын төйи, минем арбага да һәм кысып бәйли. Урманга барганда, тирән чокыр дип йөртелә торган чокыр бар иде. Кайтканда, бабай башта шуннан үзенең арбасын меңгереп куя, аннары – минекен.  Шулай кыш ягарлык утын әзерли идек. Кыш чыгарга 17-18 арба утын китә иде.

Сугыш башланганчы, аларның гаиләсе заманына күрә ярыйсы гына яши. Гаилә башлыгы балта остасы була, хуҗалыгында буралап келәтләр сала.

– Биш бурабыз бар иде, колхоз анда икмәкләр сала иде. Шуның өчен безгә хезмәт көне язалар иде, – ди Рәсимә апа. – Сыерсыз тормадык, аны асрарга да тырышлык кирәк бит. Сыерлы көнең сыйлы инде, маен язасың, катыгын оетасың, ачлыкны күрдем дип әйтә алмыйм мин. Әни дә бик тырыш иде безнең. Ул колхозга ипи пешерә иде. Без шуның белән дә ач булмадык. Умартабыз да бар иде әле. Әни төннәрен тегү тегә иде, станок корып, киндер суга һәм аңа икмәк бирәләр иде.

Хезмәттә узган гомер

9 класс укып кала кыз, авылда төрле эштә эшли башлый. 19 яшендә авылдаш егете Чулпанга кияүгә чыга.

– Яшь чаклар күңелле үтте. Элек бит юклык булса да, күңел шат иде, бәйрәмнәр, ашлар күп була иде. Ирем дә, мин дә биюче идек, – ди Рәсимә апа.

Рәсимә апа куян фермасында, авылдагы бала тудыру йортында санитарка, колхозда ветеринар ярдәмчесе булып эшли. 40 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул. Пенсиядә вакытта та тик тормый: төзелештә эшли, фатирлар ремонтлап йөри.

– Мин бала тудыру йортында эшләгәндә, авылда бер елга 30ар бала туа иде, эш күп, – дип искә ала ул хезмәт елларын. – Өстәвенә башка эшләр дә җитәрлек. Һәрберебезгә авылдагы өлкәннәрне билгеләп куялар иде, шуларны да карадым әле мин. Аннары безгә кан тапшыру планы бирәләр иде. Мин үз гомеремдә 25 тапкыр кан бирдем. Өй саен кереп, “Красный крест”ка акча җыеп йөри идек.

Рәсимә апа, тормыш иптәше белән 46 ел бергә гомер итеп,  3 бала – уллары Альберт һәм кызлары Лилия белән Алияне үстерә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 67 яшендә вафат була.

– Төрле чак булды инде, яхшысы да, яманы да. Нинди генә хәлдә дә каенанам Тәлига белән бер сүздә булдык без, ул гел мине яклый иде, – ди Рәсимә апа.

 

Ул ялгыз түгел

Хәзерге вакытта Рәсимә Шәфигуллина туган авылында гомер итә. Балалары – гаиләләре белән Баулыда һәм Исергәптә. Берүзе генә яшәсә дә, үзен ялгыз хис итми Рәсимә апа. Күрше-күлән, авылдашлары кергәләп йөри. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары да якында гына яши, ярдәм итеп торалар. Киң итеп чистартылган ишегалды, өйдә булдырылган барлык уңайлыклар – балалары һәм кияүләре тырышлыгы.

– Бөтен әйберне, даруларны алып кайталар, рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, күчтәнәч кенә ашап ятам мин, – ди Рәсимә апа. – Сәламәтлек кенә юк.

Рәсимә апаның кан басымы күтәрелә, аяклары бик авырта, йөрергә кыен. Сәламәтлеге дә какшап киткәч, күз-колак булып торырга дип, 2015 елда аңа “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Ләйсән Галимҗанованы социаль хезмәткәр итеп билгеләгәннәр.

– Әти яшьли мәрхүм булганлыктан, әни тормыш көтүне үз өстенә алды, тик ул бирешмәде. Без аңа бик рәхмәтлебез, – ди кызы Лилия. – Социаль хезмәткәр билгеләр алдыннан, әни белән киңәшләштек. Мин аны аңлыйм, үзем дә бу өлкәдә эшләдем. Аларның бит сөйләшеп утыру да күңелләрен күтәрә. Әни социаль хезмәткәр белән уртак тел тапты. Без Ләйсәнгә һәм “Шәфкатлелек” үзәгенә бик зур рәхмәт. Бу үзәкнең өлкәннәргә, мохтаҗларга файдасы бик күп. 

Социаль хезмәткәр атнага ике тапкыр килеп йөри. 

– Ләйсәнгә рәхмәт, мине карый. Аның килүен көтеп торам. Бергәләп чәй эчәбез. Минем өчен шул утырып чәй эчүләр генә дә бик зур сөенеч бит. Көн-төн берүзе яшәгән кешегә анысы да бик мөһим. Мин аңа үземнең моң-зарларымны сөйлим. Ләйсән өйләрне җыештыра, газ плитәләренә кадәр юып китә. Балаларым кайта алмаганда, мунчага су ташуын, утын китерүен дә сорыйм, – ди Рәсимә апа.

Өлкәннәр өчен социаль хезмәткәр шәхси психолог кебек, аңа бар моң-зарларын җиткерәләр. 23 елга якын социаль хезмәткәр булып эшләүче, бүгенге көндә 8 өлкән кешене караучы Ләйсән Галимҗанова да – Рәсимә апаның төп таянычы.

– Әбиләрнең өйләренә килеп керү белән, иң элек аларның хәлләрен сорашабыз. Аларның да төрле чагы була: күңелләре күтәренке вакытлары да, кәефләре төшкән чаклары да, аларның хәлләренә керә беләбез, – ди ул. – Шуннан соң, әбиләр: “Әйдәле кызым, бергәләп чәй эчик әле”, – диләр. Аннары калган эшләрне эшлибез. Җәй көне бакчаларында булышабыз. Кышын – өйдә. Кар яуса, кар көрибез. Бергәләп пешеренгән чаклар да була: пилминнәр, мантылар ясыйбыз.  Рәсимә апа белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт. Килеп керүгә, үзе дә минем хәлләремне сораша.

Аяклары бик авыртса да, таяк белән өй арасында йөреп тора Рәсимә апа. Ашарга пешерә, камыр ризыклары да әзерли. Элек оекбашлар, бияләйләр бәйләгән. Соңгы елны гына, сәламәтлеге какшап киткәнлектән, бәйләмне кулына алмый.

– Бик тә телевизор карарга яратам мин, ул миңа бер иптәш, – ди Рәсимә апа.

Оныклары һәм оныкчыкларының яраткан әбисе ул. Үзенең дә, алар турында сөйләгәндә йөзе тагын да нурланып китте.

– Тәтәй әби дип, килеп кочаклыйлар оныкчыкларым, – ди Рәсимә апа.

 

Борчу-мәшәкатьләр

Рәсимә апаның күңеленә тиеп торган бер мәсьәлә бар.

– Менә минем шуңарга гына хәтерем кала: безне караган өчен, өстәмә акча түләтәләр, ул нигә кирәк инде, – ди Рәсимә апа. – Безнең әтиләр дә бит сугышта башларын салдылар, сөякләре кайда икәне дә билгесез.

“Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Козикова социаль хезмәткәрләрнең кемгә бушка хезмәт күрсәтүе турында сөйләде.

– Бу хезмәт Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм керемнәре яшәү минимумының 1.5 тапкыр күләменнән түбәнрәк булганнарга түләүсез күрсәтелә, – дип аңлатты ул.

Рәсимә Шәфигуллина бу категорияләргә керми, ул социаль хезмәт күрсәтелгән өчен аена 1128 сум түли. 

Ничек кенә булмасын, Рәсимә апа тормыштан зарланмый, булганына шөкер итә. Безне дә ул: “Дөньялар гына тыныч була күрсен берүк”, – дип озатып калды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев