Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район имамнары киңәшләште

Район имамнары ай саен үзләренең күчмә җыелышларын төрле мәчетләрдә үткәрәләр. Имамнар бу юлы Исергәп авылы мәчетендә киңәшләште.

– Мәхәлләләрдә  кулыбыздан килгәнчә, халык белән актив эшләү мәсьәләсен күтәрәбез. Соңгы җыелышларыбызда махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә финанс яки башкача ярдәм итү хакында киңәшләшәбез, – дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Имамнарыбызның эшчәнлекләрен дәвам итәр өчен Диния  нәзарәте каршында кабул ителгән нигезләмә буенча эш алып барабыз. Әлеге нигезләмәдә мөселманнарның тормышындагы гыйбадәтләр, йолаларның шәригатьтә ничек үтәлеше хакында язылган. Әлеге җыелышларда без шуларны өйрәнеп, сорауларга җаваплар эзләп уздырабыз. 
– Имамнар җыелышының икенчесе инде дини йолаларга нигезләнгән дәрес формасында бара, – дип сөйләде Рәсим хәзрәт Садыков. – Имамнарыбызның мәчет эшчәнлегенә кагылышлы сорауларын да канәгатьләндерәбез.

Фото: Баулы мөхтәсибәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев