Проблемага тарыган банклар белән эш иткән эшмәкәрләргә ярдәм программасы төзелде - Здунов
Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә дәүләт тарафыннан лицензияләре алынган банк кертемчеләренә ярдәм итү ысуллары турында хәбәр итте.
"Президентка инвестпрограммаларын дәвам итергә теләгән эшмәкәрләрдән күп мөрәҗәгатьләр килгән. Алар агымдагы 2017 елда җиһаз сатып алуга кагыла. Шул сәбәпле яңа программа төзелде. Ул үз эченә эшмәкәрләр теләгән җиһазны сатып алганда ташламалы лизинг бирелүне ала. Бу - беренче юнәлеш. Икенчесе - кайтарылучы лизинг механизмында. Ягъни, җиһазы булып, акчасы булмаучылар өчен", - дип хәбәр итте Артем Здунов. Ул шулай ук якын арада бу программаның эшләү шартлары турында сөйләргә ышандырды.
Физик затларга килгәндә, алар өчен Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында сәгать 8 дән 20.00 гә консультацияләр үткәрелә. Икътисад министры кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы реестрына кермәгән физик затларга иминият акчасын кайтару буенча нинди эш алып барганлыгы хакында бәян итте. "Без алар белән турыдан-туры консультация оештыра башладык. Шуның өстенә, бу консультацияләр конкрет һәм максатчан. Бу төрле сәбәпләр аркасында булды. Үз кертемнәрен өлешләргә бүлгәннәр дә бар, башка сәбәпләр дә. Әмма бу затлар кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы реестрына керә алмаган", - диде Татарстанның Икътисад министрлыгы җитәкчесе.
«ТФБ Финанс» клиентлары белән эш алып барыла. Киләчәктә аларны, Татфондбанк кертемчеләре итеп танып, кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы реестрына кертү өчен судка дәгъва әзерләнә. "10 юристтан торучы төркем Сәүдә-сәнәгать палатасы майданчыкларында эшли. Алар анда ТФБ Финанс буенча дәгъва төзү максатыннан", - дип билгеләде Татарстан Республикасының Икътисад министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев