Пенсияләр ничек артачак?
2024 елда пенсияләр этаплап артачак. Бу ничек була?
Бу процесс индексация дип атала, дәүләт гражданнарның акчаларын инфляциядән саклау өчен куллана. Түләүләр 2024 ел башыннан артачак.
1 гыйнвардан картлык һәм инвалидлык буенча страховка пенсиясе 7,5%ка артачак.
1 апрельдән социаль пенсияләр 7,5 процентка, ягъни уртача 13,5 мең сумга кадәр артачак. Шулай ук хәрбиләр, космонавтлар, федераль дәүләт хезмәткәрләре һәм башка ташламалы хезмәткәрләр өчен дәүләт пенсия тәэмин ителеше күләме артачак.
1 августтан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия коэффициенты 123,8 сумнан 133,05 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу аларның пенсиясенә максималь өстәмә күләмен 399,15 сумга кадәр арттырачак.
Чыганак
Фото: татар-инофрм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев