Отпускага кайтучылар Баулыда прививка ясата ала
Баулылы сорау бирә.
Сания Дәүләтова, 5-64-44 телефоны аша редакциягә шалтыратып, түбәндәге сорауны бирде:
– Илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче балалалырм отпускага кайтырга җыена. Алар Баулыда коронавируска каршы прививка ясата аламы?
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев җавабы:
– Ясата ала. Тик шуны исәпкә алу зарур: аларга вакцинаның икенче компонентын да Баулыда ясатырга кирәк булачак. Баулыга отпускага кайтып, вакцинаны биредә ясатырга уйлаган кешеләр вакцинаның икенче компоненты беренче прививкадан соң 21 көн үткәч ясалуын истә тотарга тиешләр. Әгәр отпусклары моны эшләргә мөмкинлек бирсә, алар, башка баулылар кебек үк, коронавирус инфекциясенә крашы прививка ясата ала. Моның өчен, Дәүләт хезмәтләре яки хастаханәнең колл-үзәге аша алдан язылырга кирәк.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев