Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа ысулы

Татарстанда бот сөяге сынган өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа ысулы кертелә. Пациентка операция ясала һәм ике тәүлек эчендә аны аякка бастыралар.

Өлкәннәр арасында бот сөяге сыну очраклары арта. Статистика буенча, бу барлык сынуларның 6 процентын тәшкил итә. Шунысы да игътибарга лаек: бот сөяге сынуның 20 процент очрагы өлкән яшьтәге кешеләрнең үлеме белән тәмамлана. Тагын бер факт: бот сөяге сыну очраклары хатын-кызларда ирләргә караганда ике тапкыр ешрак очрый.

Үз вакытында операция ясалмау сәбәпле өлкән яшьтәгеләр еш кына инвалидка әверелә. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда өлкән яшьтәге пациентларга 48 сәгать эчендә ярдәм итәргә тиешләр.

– Без әлеге ярдәмне Татарстанның югары технологияле биш үзәгендә 48 сәгать эчендә күрсәтәчәкбез. Бу яңа оештыру алымы, – дип сөйләде безгә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Табиб әйтүенчә, авыру бот сөяген сындырган булса, кабул итүче участок табибымы ул, хирургмы, аны ашыгыч рәвештә шул үзәкләрнең берсенә илтергә тиеш. Биредә исә табиблар операция ясау турында карар кабул итәчәк.  Әгәр дә пациентның хәле тотрыклы, җитди каршылыклар юк икән, аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар һәм шунда ук аякка да бастыралар. Мондый операцияләрне Казанда – Республика клиник хастаханәсе, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм 12нче шәһәр клиник хастаханәсендә ясыйлар. Калган икесе Әлмәт һәм Чаллыда.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш белгече Резеда Бодрова операциядән соң пациент тернәкләндерүнең берничә этабын үтәргә тиеш, дип сөйләде. Әгәр тернәкләндерү үз вакытында башланган икән, 85-90 процент пациентның тормыш сыйфаты саклана”, – диде ул.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/48-sgat-echend-operatsiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев