Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Новозареченск авылында бәйрәм концерты узды

Март аена аяк басуга, язгы бәйрәм концертлары старт ала. Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә Новозареченск авылы мәдәният йортында да “Назлы моңнар көйли язгы җилләр” дип исемләнгән матур концерт оештырылды.

Үзешчән артистлар Гүзәлия Вальтеева, Римма Ахметова, Ленар Миннуллин, Лилия Талипова, Гөлнара Абдуллина, Зәйтүн Муллаянов, Рәзифә Хәкимова, Рәзил Фәррәхетдинов, “Умырзая” вокаль ансамбле тамашачыга моңлы, дәртле җырлар бүләк иттеләр.
Оештыручылар сүзләренчә, авыл халкы үзешчән артистларга бик рәхмәтле булганнар һәм кабат килүләрен сорап калганнар. 


– Мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән артистларга уңышлар теләп, рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде концертны оештыручы Фәнүзә Айдагулова. – Кая гына чыгыш ясасак та, безне сагынып каршы алалар, яратып карыйлар һәм чынлап та, тагын-тагын көтеп калуларын әйтеп, рәхмәтләрен җиткерәләр. Бөтен хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм!


Фото: Фәнүзә Айдагулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев