Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нефтепроводта үзара ярдәмләшеп яшиләр

“Нефтепровод утравы” (“Остров Нефтепровод”) – 12 еллап элек Баулы шәһәренең аерым бер территориясендә оешкан берләшмә әнә шулай атала.

Нефтепроводта күп фатирлы тугыз йорт һәм шәхси йортлар бар, аларда 300гә якын кеше яши. Активистлар инициативасы белән анда үзара ярдәм берләшмәсе оешкан.

“Нефтепровод утравы” берләшмәсе оешу тарихы 2008 елда башлана, шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүчеләр актив рәвештә территорияләрен төзекләндерергә керешә. Әлеге эшләр Инга Әхмәтҗанова тәкъдиме белән башланып китә. Уртак эш кешеләрне берләштерә, күршеләр тора-бара бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтә, чаралар уздыра башлый.

Берләшмә лидеры Инга Әхмәтҗанованы шәһәрдә күпләр белә. Ул “Восточный” территориаль иҗтимагый советы рәисе дә булып тора.

Ул, күршеләрне ярдәмгә чакырып, үзе яши торган күп фатирлы йорт янындагы территорияне төзекләндерүне башлап җибәрә. Чәчәк түтәлләре ясап, матур чәчәкләр утырталар, өлкәннәр өчен ял урыны, балалар мәйданчыгы төзекләндерәләр.

Фото:  шәхси архив

Бу турыда тулырак "Хезмәткә дан" газетасының 15 апрель номерында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ