Начар күрү – бәхеткә киртә түгел
Күпләребез дөньяны күрү сәләтен бәяләп бетерми һәм күзләре күрмәгән кешеләрнең ничек яшәвен аңлап бетерми
Баулылы Алёна Проскуринаның тормышы үзенчәлекле. Аның сул күзе начар күрә, ә уң күзе бөтенләй күрми. Шулай булуга карамастан, ул тулы тормыш белән яши, максатларына ирешә.
«Хезмәткә дан» хәбәрчесе Алёна белән 13 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара сукырлар көне алдыннан очрашты. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе безнең районда инде өч дистә ел эшли. Анда үткәрелгән тематик чаралар, очрашулар начар күрүче кешеләрнең даими очрашкан проблемалары һәм катлаулы хәлләрен алга куя.
Әңгәмәдәшебез Баулыда туган, гадәти бала булып үскән. Алёнаның күрү проблемалары мәктәпкә керер алдыннан башланган.
– Беренчеләрдән булып минем начар күрүемне әбием белән бабам сизде. Алар мине күз табибына алып бардылар. Гомумән, мин йөрәктә кимчелек белән туганмын. Шуңа күрә якыннарым игътибарны да шул проблемага юнәлткән булгандыр. Йөрәккә беренче операцияне биш яшемдә ясадылар. Шуннан соң мин бакчага йөрүдән туктадым, чөнки чирләргә, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый иде. Шуңа күрә, бәлки, күрү сәләте белән бәйле тайпылышларга да артык игътибар итмәгәннәрдер, – дип сөйләде Алёна. – Минем күз күрүе белән бәйле бик күп авырулар ачыкланды. Шулай да 1994 елда мин гади мәктәпкә, шәһәрнең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бардым, беренче сыйныфны тәмамладым. Бер ел иртәрәк барырга тиеш идем, ләкин йөрәккә операция кичерү сәбәпле соңрак бардым. Әлбәттә, хастаханәләрдә тикшеренү һәм дәвалану өчен Уфага, Казанга, Мәскәүгә һәм башка шәһәрләргә барырга кирәк булганга күрә, күп дәресләрне калдырырга да туры килде. Мәктәптә күзлек киеп йөрдем. Сыйныфташларым минем хәлне яхшы аңладылар. Башлангыч сыйныф укучылары бераз ирештерәләр иде, ләкин алар бит кечкенә балалар. Мин аларга хәтта үпкәләми дә идем, – дип искә ала Алёна.
Мәктәптән соң Алёна медицина күрсәтмәләре аркасында күзләренә операция ясата алмаган. Алга таба белем алу мөмкинлеге дә булмаган.
– Тугызынчы сыйныфтан соң, инде унынчы сыйныфта укыганда, мин мәктәп укуы белән параллель рәвештә ТИСБИның Баулы филиалына юридик белгечлеккә укырга кердем. Бу хатам булды дип уйлыйм, чөнки үземә куйган зур йөкләмә аркасында минем күрү сәләтем кискен начарланды. Унберенче сыйныфны миңа инде яртылаш өйдә торып укып бетерергә туры килде. Мин мәктәптә мәҗбүри имтиханнар тапшырырга кирәк булган фәннәрдән генә дәресләргә йөрдем, сәламәтлек аркасында, күп фәннәрдән азат ителдем. Укырга авыр иде. Мин дәреслекнең текстын начар күрә идем, дәфтәрләрдә язу авыр иде, чөнки барысы да минем өчен вак һәм күренми диярлек. Язу сыйфаты начарланды һәм бу билгеләрнең түбән төшүенә китерде, чөнки укытучылар минем язганнарымны аңлап бетерә алмый иде. Шулай да, мин тарих һәм алгебраны бик яраттым, бу предметлар буенча артта калмаска тырыштым.
Унберенче сыйныфтан соң Алёна юристлыкка укуын дәвам итәргә тырыша, ләкин авырулары мөмкинлек бирми.
– Вакыт узган саен күрүем начарлана барды. Мин төрле дәвалау чаралары үттем һәм күрү бераз яхшырды. Мәсәлән, Баулыда дәвалау бушлай, ләкин кыйммәтле препаратлар сатып алырга туры килде. Бүгенге көндә мин якыннан да, ерактан да күрмим диярлек. 2008 елда, авыр күтәргәнлектән, уң күземнең челтәр катламына авырлык килде һәм бөтенләй күрмәс булды.
Авыру Алёнага тулы тормыш алып барырга, гаилә корырга комачауламаган. Булачак ире белән аны апасы таныштыра. Егет сөйгәненең авыру булуына карап тормый. Быел ир белән хатын бергә яшәүләренең 15 еллыгын билгеләп үткәннәр. Авыруларына карамастан, Алёна унөч ел элек әни булу бәхетенә ирешә, гаиләдә сау-сәламәт кыз бала туа.
– Сәламәтлегем һәм авырлыкларга карамыйча, йөгереп диярлек яшим. Йөрәк тә, күзләр дә һәрвакыт үзен сиздерә, ләкин тормыш дәвам итә. Таныш маршрутларны, мәсәлән, кибеткә яки эшкә кадәр мин инде юлны яхшы өйрәндем, барлык тигезсезлекләрне һәм киртәләрне беләм. Кайвакыт абынып егылган чаклар да була, – ди Алёна. – Эштән соң өй эшләрен башкарырга, кызы белән шөгыльләнергә, аның белән репетицияләргә йөрергә кирәк. –Сукырлар җәмгыятендә бездә һәрвакыт ниндидер активлык бара. Баулы районы сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Николаевна безнең өчен күп кенә иҗади һәм спорт чаралары оештыра. Башка шәһәрләргә дә чыгабыз. Мин сукырлар җәмгыяте аша халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән эшкә урнаштым, анда ике ел эшләдем.
Сукырлар җәмгыятенә Алёнаны әнисе югары сыйныфларда укыганда яздыра. Анда кыз аралашу даирәсен киңәйтә алган һәм күрү сәләте буенча инвалидлар өчен «сөйләүче» китапларны укырга мөмкинлек бирүче тифломагнитофон – аппарат белән эшли ала. Әти-әнисе, ә аннары Алёна үзе дә китаплар алыр өчен Бөгелмәгә йөргәннәр, чөнки анда сукырлар өчен махсус китапханә бар. Аның фондын зур шрифтлы китаплар тәшкил итә. Анда Алёна Брайль шрифты буенча укырга һәм язарга өйрәнгән.
– Компьютерны да үзләштерергә тырыштым. Бөгелмәдә дә, бездә дә, үзәк китапханәдә дә укыдым, ләкин тиешле практика булмау сәбәпле, эшне ахырына кадәр җиткерә алмадым. Ә хәзер миңа компьютер кирәкми, мин аннан башка да яшим, – ди ул. – Әмма минем тормышымда спорт бар. Сукырлар өчен теннис (шоудаун) һәм шашка уйнау минем өчен яхшы. Дөрес, ярышлар алдыннан гына күнегүләр ясау мөмкинлеге була. Әгәр дә теннис өстәле залда һәрвакыт торса, күнегүләрне даими рәвештә ясап булыр иде.
Күрү буенча II төркем II дәрәҗә инвалид Алёна Проскурина сукырлар җәмгыяте ярдәмендә гаилә белән уку китапханәсендә хәзерге эшенә урнаша алган.
– 2014 елдан мин микрорайон китапханәсендә җыештыручы булып эшлим. Эшемне яхшы башкарам, коллективыбыз дус. Бишенче мәктәп янындагы территорияне төзекләндерүдән соң тирә-якны җыештыру да хәзер җиңелрәк. Кыш көне тротуарлардан карны трактор җыя, ә элек мин аны ирем яки абыем белән бергә җыештыра идек. Ирем вахта ысулы белән эшли. Өйдә булмаганда, без кызым белән эшкә йөрибез. Ял көннәрендә, без гаиләбез белән барыбыз бергә вакыт үткәрергә яратабыз. Күптән түгел Баулыга Бөгелмә драма театры спектакль белән килде. Барыбызга да бик ошады. Җәй көне табигатькә чыгарга яратабыз. Тик транспорт табу белән проблемалар аркасында андый мөмкинлек сирәк була.
Алёна сүзләренчә, 2015 елдан соң аның күрү сәләте бер дәрәҗәдә, тотрыклы. Белгечләр күрү сәләте яхшыруга өмет бирми, хәзерге күрү процентын саклау бурычы тора.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев